Аш-су бүлмәсе «хәйләләре»: каткан сырны сөткә салып торып яңартырга була
Аш-су бүлмәсендә кирәге чыгардай киңәшләр.
- Дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүртә. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.
- Ачык кәстрүлдә пешергәндә 20 процент тирәсе витамин юкка чыга. Ябып пешергәндә бу сан 5 проценттан артмый.
- Киселгән лимон кибә башлаган икән, аны салкын суга салып торыгыз — ул яңарып китәчәк һәм сусылланачак. Лимоннан күбрәк сок алу өчен, аны 5 минутка кайнар суга салып тотыгыз.
- Пешергәндә татлы борычның орлыкларын ташламагыз. Җыеп киптерегез. Кышын аны ризыкка кушарга була. Чынлыкта, орлыкларда борычның үзенә караганда да файдалы матдәләр күбрәк һәм ул ризыкка искитмәле хуш ис бирә. Шул рәвешле бик күп орлыкларны тәмләткеч буларак кулланырга мөмкин.
- Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.
- Ит шулпасына тозны — пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шунда ук салалар.
- Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.
- Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.
- Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин.
- Итне пешергәндә артык тозласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз.
- Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.
- Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев