Алма пирогы
Төрледән-төрле

Алма пирогы

Бүген Урта – Алма Спасы. Бәйрәм өстәленә әлеге рецепт белән алма бәлеше пешереп карагыз әле.

Камыр өчен кирәк булачак: 90 грамм сыер мае, 190 грамм он, 1 аш калагы су, чеметем тоз,

Эчлек өчен: алма, 5 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы корица.

Сыер маен теркада кырабыз һәм он белән уабыз. Әлеге массага су, тоз салабыз да камыр ясыйбыз. 15-20 минутка суыткычка куеп торабыз.

Әлеге камырны табага җәябез. Аңа алманы матур итеп тезеп, өстенә шикәр комы һәм корица сибәбез. Камырның кырыйларын матур итеп бөгеп, күкәй сарысын сылыйбыз.

15-20 минут 180 градуска кадәр җылынган духовкада пешерәбез.

 

 


Нет комментариев