Төрледән-төрле

Ак кроссовкины чистарту ысулы

Ак төстәге кроссовки/кедыларны чистарту өчен 3 ысул.

1 ысул. Аш серкәсе, кер юу порошогы, лимон согын бергә кушабыз. Болгатабыз. Аяк киеменә сылыйбыз. 10 минутка калдырабыз, җылы су белән юып төшерәбез.

2 ысул. Сода һәм аз гына кер юу порошогын кушып, аяк киеменең пычрак өлешенә сылыйбыз. Кайнар су белән юып төшерәбез.

3 ысул. Тирән савытта бер кашык аш серкәсе һәм бер кашык ацетонны кушабыз. Мамык дискны чылатып, аяк киеме өслеген сөртәбез. Җылы су белән чайкыйбыз.


Нет комментариев