Аяк киемен дөрес киптерегез
Төрледән-төрле

Аяк киемен дөрес киптерегез

Аяк киемен батареяда киптермәскә тырышыгыз, ул бик тиз сыйфатын югалтачак.

— Үз көенә кибүен көтәргә вакытыгыз юк икән, аяк киеменә газета яки кәгазь тастымал йомарлап тутырыгыз. Алар дымны тиз сеңдерәчәк.

— Фен ярдәмендә салкын һава өрдереп киптерергә дә була, силикагель кулланырга да мөмкин.

— Язгы аяк киеменең исләнүе ихтимал. Истән котылу өчен кечкенә капчыклар тегеп, аларга дөге салыгыз һәм берничә тамчы эфир мае тамызыгыз. Аяк киемен салгач, әлеге капчыкларны эченә тыгып куегыз.

— Лаклы туфлиләрне язгы пычрактан һәм вакытыннан алда яргалана башлаудан гади вазелин коткара. Косметик вазелинны кул тиресенә сөрткән кебек ышкып сөртегез.

— Күн перчаткалар кысса, аларны дымлы тастымал белән урап 2-3 сәгать тотарга кирәк. Аннан соң кулларыгызга киегез дә кипкәнче салмый йөрегез. Күн сезнең кул формасын алачак һәм уңайлы булачак.


Нет комментариев