Төрледән-төрле

7 иң файдалы эчемлек

Әлеге эчемлекләр иммунитетны да ныгыта.

Су: токсиннарны чыгара, ашказаны эшен җайга сала, кан тамырлары һәм буыннарның торышына уңай тәэсир итә.

Гранат согы: йөрәк һәм кан тамырлары эшен нормальләштерә, гипертония һәм анемиядан файдалы.

Бөтнек чәе: тынычландыра, кан басымын төшерә, йокысызлыктан булыша.

Кефир: бу продукт ашказаны эшчәнлеген нормальләштерә.

Алма согы: бавыр, бөер эшенә файдалы йогынты ясый.

Мүк җиләге морсы: анарда С витамины күп, шуңа иммунитетны бик яхшы ныгыта һәм тән температурасы югары булганда, аны төшерә. 

Ромашкалы чәй: бактерияләргә каршы эффектка ия, шулай ук тынычландыра.

 


Нет комментариев