3 төрле камыр рецепты
Төрледән-төрле

3 төрле камыр рецепты

Төче, әче һәм сметаналы камыр рецепты.

ТӨЧЕ КАМЫР. 1стакан кефир яки сөт, 1 күкәй, 1 чәй каланы тоз, 2 аш калагы сыек май, бармак очы белән генә сода. Камырны баскач 10-15 минут ял иттергәч бәлеш ясый башларга була.

ӘЧЕ КАМЫР. 1 стакан җылымса су, 1 стакан җылымса сөт, 1 күкәй, 6 аш калагы сыек май, 1/4 өлеш чи чүпрә (җылымса суда эретеп салырга), он чама белән. Җылы урында 1 сәгать чамасы тора, күпергәч бәлеш ясарга була.

СМЕТАНАЛЫ КАМЫР. 200 грамм кибет сметанасы 15-20%, 150 грамм кефир, 1 күкәй, 150 грамм эреткән сыер мае, 1 аш калагы сыек май, аш серкәсе белән сүндерелгән калак очында гына сода, 700 г чамасы он.

Йорт. Бакча. Рецептлар

Фото: нейросеть


Нет комментариев