Майонезның да файдасы бармы?
Полезная информация

Майонезның да файдасы бармы?

Күп очракта майонезның зыяны турында күп укырга туры килә

Белгечләр фикеренчә, майонезны чама белән куллансаң, организмга аның файдасы да бар икән.

«Известия» газетасы: “Майонез составына Е витамины һәм үсемлек мае керә” дип яза. Ә алар кандагы холестерин күләмен җайга сала һәм антиоксидант үзлеккә ия.

«Шулай ук үсемлек майларында майларны эретә торган витаминнар да бар. Көнбагыш маенда Е витамины бар, ул организм, тиренең эластиклыгы, тырнакларның һәм чәчләрнең матурлыгын өчен мөһим. Моннан тыш, Е витамины бик көчле антиоксидант, ул организм күзәнәкләрен картаюдан саклый», - дип сөйләде диетолог Екатерина Бурляева.

Шулай ук аның фикеренчә, өйдә әзерләнгән майонез кибетнекеннән әллә ни аерылмый. Кибеттән алганында витаминнар күбрәк икән.

Әмма майонезны артык күп кулланырга ярамый. Майонез ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешеләргә киңәш ителми.

Чыганак:Интертат

Фото: pixabay.com


Нет комментариев