Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Көнбагыш файдалы

Чамасын белсәң, көнбагышны көн саен ашарга ярый.

Белгечләр көнбагышны көнгә 50-100 граммнан артык ашамаска киңәш итәләр, әле анда да әгәр дә эчәклек белән бәйле чирләр булмаганда гына.

Е һәм В витаминнарына бай булганлыктан, көнбагыш кешенең чәченә, тырнагына һәм тән тиресенә уңай тәэсир итә. Ул организмдагы начар холестеринны киметә, кан оюны яхшырта. Авыр физик хезмәт кешеләренә һәм спортчыларга хәл кертә. Бик нык чирләп терелгәннән соң да файдалы ул. Аны сөяге сынган кеше дә ашый ала. Симерүдән җәфаланучыга да көнбагыш ашарга ярый. Косметологлар он хәленә китереп төелгән көнбагыш орлыгын тән тиресен чистарту өчен файдалы дип саныйлар. Озак вакытлар яшь калырга теләүче хатын-кызга да көнбагыш ярдәм итәр – аның составында магний белән тимер бар.

Көнбагышның кабыгын теш белән түгел, бармаклар ярдәмендә чистартырга кирәк, чөнки ул тешнең эмален бетерә. Җырчыларга да көнбагыш ашаудан тыелу яхшыга гына булыр. Ул бавырга да начар тәэсир итә. Шулай ук, организмда Омега-6 кислотасының артык күбәюенә китерүе бар. Ашказаны авырткан кешеләргә дә зыянлы, аеруча, гастрит булганда. Үт куыгында ташлар булса, көнбагыш чирттерүнең ахыры приступ белән тәмамлануы бар.

Кибеттән кыздырылган көнбагыш сатып алуга караганда, чи көнбагышка өстенлек бирүнең уңай яклары күп. Кыздырган вакытта көнбагышта төрле бактерияләр хасил була, әле аның нинди майда кыздырылганын да белеп булмый.

Экспертлар чи көнбагышны сигез сәгать буе суда тотарга киңәш итә. Шулай эшләгәндә, көнбагыштагы файдалы матдәләрнең организм тарафыннан үзләштерелүенә тоткарлык булган фитин кислотасы нейтральләшә икән. Гадәттә, көнбагыш туктаусыз машина йөри торган олы юл буендагы басуларда үстерелә. Шунлыктан, автомобильдән чыга торган газлардагы агулы матәдәләрне үзенә сеңдерә. Боларны исәпкә алсак, аны суда тотып алуның отышлы булуы аңлашыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев