Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Январь аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 2нче (558) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Дәүләт советы дептутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоровның эшчәнлеге, уңышлары турында язылды. Бу биттә, шулай ук, фольклор ансамбльләре өчен зур ярдәмлек булачак бай эчтәлекле «Мирас» («Наследие») китабы басылып чыгуы турындагы хәбәр дә бар.

2нче биттә «Туым Жондозы» конкурс-фестиваленең гала-концерты кайчан булачагы, кемнәрнең финалга узганлыгы язылды. Артист көнендә зур бүләкләр тапшырылган карендәшләр турында да укырсыз. «Арумы, туганый?»га да күз салыгыз. Ил-көн яңалыкларын да күздән кичерегез.

3нче биттәге «Танкист»ның ялгышырга хакы юк» язмасы Мамадыш районының Түбән Әрнәш егете Пётр Крешковның хәрби хезмәте, гаиләсе турында сөйли. «Уңыш сере — татулык» Балык Бистәсе районының Шеморбаш авыл җирлегендә яшәүче карендәшләр тормышы белән таныштыра.

4нче биттә — ике әңгәмә. Берсе — үз эшенең остасы, КФУның медицина-санитария частенда хирург булып эшләүче карендәшебез Резеда Акчурина белән. Икенчесе — Минзәлә районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире, Балык Бистәсе ягы кызы Анна Куприянова белән. 

5нче биттә XXVIII «Мисс Татарстан» конкурсы, анда Казаннан 16 яшьлек керәшен кызы Кристина Грибакованың «II Вице-Мисс 2026» титулын яулавы турында яздык. «Керәшеннәр» КВН командасының Сочига баруы турындагы хәбәр дә бар. Анастасия Шәймәрданова «Дөнья — әтиләр кулында» язмасында Зәйнең танылган теренеры Анатолий Терентьевның уңышлары турында сөйли. 

6нчы, 7нче, 8нче битләрдә Иван Егоровның 65 яшьлек юбилее уңаеннан, җитәкчеләрнең, танылган карендәшләрнең котлаулары, истәлекләре урын алды. 

9нчы биттә укытучы Лидия Пасыеваның Мамадыш районының Үсәли мәктәбе укучыларының җырчы шагыйрь Георгий Ибушев белән очрашуы турындагы язмасы урын алды. Бу биттә Яр Чаллы керәшеннәренең «Нардуган» бәйрәме, шулай ук, Менделеевскидагы «Туганайлар» фольклор ансамбле турында да укый аласыз. 

10нчы биттә — Олы уразага әзерлек атналары, февраль аена дини календарь. Республикабыз төбәкләрендә яшәүче карендәшләрнең Качману бәйрәме турында язылды.

11нче биттә — Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек.

12нче биттә 2026 елның беренче яртыеллыгына «Туганайлар»га язылып, бүләк откан газета укучыларның фикерләре бирелде. Кар өстендә пломбир ясау серен дә ачтык. Кыш көне чәчне тәрбияләүгә кагылышлы файдалы киңәшләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев