Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Тихвин чиркәвендә бәйрәм Литургиясе узды

9 июль — Алла Анасының Тихвин тәресе көне. Бу — Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәме. Алла Анасының Тихвин чиркәвендәге бәйрәм Литургиясен протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде.

Иртән иртүк Тихвин чиркәве бар керәшеннәрне келәүгә җыйды.

Келәү чиркәү-керәшен телендә булды. Аны Казан духовная семинариясе ректоры, протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде. Бәйрәмгә керәшен священникларының күбесе җыелган иде. Алар — Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчерин, Яр Чаллы шәһәренең «Неупиваемая Чаша» настоятеле протоиерей Владимир Иванов, Балык Бистәсе районының Иванай авылы чиркәве настоятеле иерей Илия Миннихачев, шул ук районның Керәшен Казысы һәм Казаклар Чаллысы чиркәве настоятеле иерей Геннадий Сизов, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов, Чистай шәһәрендәге керәшен приходының икенче священнигы иерей Валерий Кузьмин һәм башкалар.

Келәү барышында, певчийларга кушылып, храмдагы бар халык «Ышану»ны җырлады.

Питрәч ягы түтиләре, «Айбагыр» ансамбленә йөрүчеләр Зоя Борисова, Мария Майорова, Анна Багашова бәйрәм уңаеннан, керәшен күлмәкләрен киеп килгәннәр.

«Булдыра алганда келәүләргә йөрибез. Бүген бит зур бәйрәм. Шул уңайдан, минем тәкъдим буенча, шулай матур итеп киенеп килергә булдык. Хәзер болай киенеп йөрүчеләр юк шул. Башка вакытта күп булабыз, бүген менә өчәү генә килдек. Иң мөһиме саулык булсын, чиркәү юлын онытмыйк», — дип сөйләде чыгышы белән Питрәч районының Янсуар авылыннан Зоя Борисова.

Келәүгә килгән карендәшләребез арасында Зәй районының Кабан Бастырык авылыннан Елена Денисова, Татьяна Дунаева, Людмила Бритцова да бар иде. Елена Денисова да бәйрәм булгач, матур тамакса киеп килгән.

«Чиркәүгә даими йөрим, соңгы вакытта гына, билгеле бер сәбәләр аркасында сирәгрәк. Ә шулай да, олы бәйрәмнәр булганда, тамаксаларымны киеп киләм. Матур бит. Керәшеннәрнең бердәнбер газетасы «Туганайлар»ның да тугры укучысы мин. Башкаларга да киңәш итәм, туганнарыма да укырга бирәм», — дип газетабыз турында җылы сүзләрен дә җиткерде Елена Денисова.

«Алла Анасы барысын да күреп тора. Келәүләргә чын күңелдән ышанып даими йөргән кешеләргә ул ярдәм итә. Бүген бармый калсам да ярар, икенче юлы барырмын дип калдырмагыз. Келәүләргә йөрегез», — дип барлык керәшен карендәшләрне атнакөннәрдә келәүләргә чакырып калды протоиерей Владимир Иванов. 

Протоиерей Владимир Самойленко киләчәктә Тихвин чиркәвенә керәшенннәрнең келәүләргә тагын да күбрәк йөрүләрен теләде.

«Үз чиркәвегез булу — зур горурлык. Туган телдә келәүләр алып барыла торган Тихвин храмында буш урыннар булмасын. Үзегез генә түгел, балаларыгызны да алып килегез», — дип теләкләрен җиткерде протоиерей.

Келәүдән чыгучылар Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур көч куйган, күп еллар анда настоятель булган отец Павел Павловның  ишегалдындагы кабере янында да тукталдылар.

Фотолар Храм Тихвинской иконы Божией Матери төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев