Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Әтиле-кызлы Япаевлар республикакүләм конкурста җиңгән

Әтиле-кызлы Япаевлар конкурска матур видео әзерләп җибәргәннәр.

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы мәдәният йорты директоры Виктор Япаев кызы ева белән "Әти белән бергә" ("Вместе с папой") республикакүләм конкурста катнашкан. 

Мария һәм Виктор Япаевлар гаиләсендә ике бала үсә. Яшьләрнең икесе дә иҗат сөючән һәм халык мирасы өчен җан атучылар булганга, балаларын да шундый итеп тәрбияли. 

Әтиле-кызлы Япаевлар конкурска матур видео әзерләп җибәргәннәр. Видеодан аларның кашыкта, гармунда, флейтада, фортепианода һәм җырлаулары күренә. Нәни кыз әле дөрес итеп уйный белмәсә дә, әтисеннән карап, тырышып-тырышып кечкенә гармунының төймәләренә баса. 

– Безнең гаилә – тормышын иҗат белән бәйләүче бишенче буын. Аеруча үз халкыбызның бай мирасын яратабыз. Балаларыбызга кечкенәдән үк иҗатка мәхәббәт уятырга тырышабыз, – ди әти кеше.

"Әти белән бергә" конкурсында әтиле-кызлы дуэт "Гаилә традицияләре" номинациясендә беренче урын алганнар.

Иске Гришкин мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев