Саннар кызыклы фактлар турында сөйли
Узган ел белән чагыштырганда, Россиядә халыкка һәртөрле социаль ярдәм күрсәтүгә быел тагын да зуррак әһәмият бирелгән.
* Илебездә яшәү минимумы уртача 13 процентка арткан.
* Хезмәткә түләүнең минималь күләме – 17 процентка. Бу, үз чиратында, 15 миллион кешенең керемен саклап калу мөмкинлеге биргән.
* 35 миллион кеше, дистанцион рәвештә бер мәртәбә бирелгән гариза нигезендә, “социаль казначейство” аша адреслы ярдәм ала.
* Ана капиталы 12 процентка арттырылган (беренче балага – 587 мең сум, икенчесенә – 775 мең сум).
* Пенсиянең страховой өлеше уртача 20 мең сумнан арткан. Бер ел эчендә ул 3 мең сумга арттырылган. Ике мәртәбә индексацияләнгән: 8,5 һәм 10 процентка.
* Халыкның 4,5 миллионы туристик кешбэк программасыннан файдаланган. Нәтиҗәдә, дәүләт аларга 18 миллиард сум акча кайтарып биргән.
Чыганак: “Аргументы и факты” атналыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев