Җәмгыять бу, җәмәгать

Пасхага бераз салкынайта

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк.

Һава температурасы әкренләп күтәреләчәк, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

11 апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +1 дән -1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез синоптиклар +14-16 градус вәгъдә итәләр.

12 нче һәм 13 нче апрельдә Татарстанда төнге температура +3 тән -2 градуска кадәр фаразлана. Республиканың көнчыгышында -6 градуска кадәр салкынайта. Көндез термометр баганалары +14-20 градуска кадәр күтәреләчәк.

14 һәм 15 апрельдә республикада салкыннар көтелә. Көндезге температура +5-10 градустан артмаячак. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәя ала. Явым-төшем ихтималлыгы аз, дип җиткерә ТР Гидрометеорология үзәге.

"Татар-информ" 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев