Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Ирина Муллина: «Язмышымың мине керәшен дөньясына алып килүенә шатмын»

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Ирина Айдаровна белән республикабызда журналистиканы һәм этнокультураны үстерүгә керткән өлеше турында сөйләштек.

— Ирина Айдаровна, шәхси тормышыгыз белән таныштырыгыз әле.
— Түбән Кама шәһәрендә туып-үстем. Әти-әнием икесе дә «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә эшләделәр, апа белән безне үстерделәр. Кияүдәмен, ирем Анатолий белән ике бала үстерәбез. Мин печән өстендә, Питрауда туганмын. Шуңа да Мамадыш районының Владимир авылындагы әбием мине «Питрау кызы» ди иде. Без, барлык туганнар, ел саен Питрау атнасында авылга кайтып, печән чаба, ә кичен, бакча башындагы матур урында туган көнемне үткәрә идек.

— Сез катнаш гаиләдән, керәшенлекне ничек тойдыгыз?
— Миңа 5-6 яшьләр булганда, әни «Иисус Христос тормышый» дигән кенәгә алып кайтты. Кенәгәдә Иисус Христосның туганнан башлап барлык тормышы рәсемнәр белән дә бирелгән. Бала гына булсам да, анда язылганнарны йөрәгемә якын алдым. Нәкъ шунда аңыма беренче тапкыр православие дине орлыгы салынгандыр.

12 яшьләрдә инде күңелем белән православие диненә тагын да якынлаштым, рус, чиркәү-славян телендә иманнар өйрәндем. Бу хакта әти-әнием белмәде. Соңрак әнидән икона сорадым, ул миңа янтарь белән бизәлгән кечкенә генә тәре сатып алып бирде. Сүз уңаеннан, 2010 елны Тихвин чиркәвендә отец Павел бәхиллеге белән чумылдым.

Әтием татар иде, ләкин гаиләдә үзебезне татарга да, керәшенгә дә аермадык, дингә артык игътибар итмәдек. Безнең чат күршедә тамырлары Норлат ягы мишәрләренә тоташкан Наилә әби тора иде. Ак яулыгын җәеп бәйләп, намазга җыенып йөргәннәре әле дә исемдә. Безнең ике арадагы ишек бер дә ябылмады. Тату яшәдек, бергә утырып ашадык, әниләр өйдә булмаса, без күрше әбиебез белән калдык. Әни аңа: “Наилә апа, намазыңны безгә дә кереп укы әле, өйгә иман нуры керсен” – дия иде.

— Журналист булу — балачак хыялыгызмы?
— Әйе. Укырга өйрәнгәч тә, китапка караганда, газета-журналларны укырга яраттым. Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр өчен “Бегемот” матбугат үзәге ачылды. Журналистикага гашыйк бала буларак, мин дә йөрдем. Анда газетага язма әзерләргә өйрәттеләр, радио-телеведениедә яңалыкларның ничек чыгарылуын күрсәттеләр. Үзебезнең “От 7 до 18” дигән газетабыз басылды. Төрле мәктәпләрдән җыелган сәләтле балалар газетага үз яңалыкларыбызны бирдек. Шактый тәҗрибә тупладык. Оялчан, үз-үземә бикләнгән кыз булсам да, анда ачылып киттем. Казанга журналистлыкка укырга керергә килгәндә, минем портфолио буш түгел иде. Язмалар яздым. Мәктәптән соң, Казан дәүләт университетының филология бүлеген сайладым. Күптән түгел КФУның «Конфликтология» юнәлеше буенча магистратурасын кызыл дипломга тәмамладым.

— Керәшен яшьләр хәрәкәте ничек оешты?
— Бишенче курста укыганда «ВКонтакте» социаль челтәре барлыкка килде. Шундагы «Кряшены» төркеменә тап булдым. Биредә язышканнарны уку җанга рәхәт иде. Яшьләрнең аралашуы ошады. Бу төркемдәге активистлар 2009 елның апрелендә кафеда очрашу уздырдык. 15ләп егет-кыз җыелды. Арадан бер егет белән очраша башладык. Ул — булачак ирем, Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы егете Анатолий Муллин иде. Ул вакытта яшьләр хәрәкәтенең төп максаты — керәшен егет-кызларының бер-берсе белән танышулары, гаилә корулары булды. Соңрак төрле проектлар барлыкка килде.

Шул ук елны республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова белән Казан керәшен оешмасы җитәкчесе булган Мария Семёнова яшьләрне Халыклар дуслыгы йортына җыйдылар. Оештыру комитеты төзеп, яшьләр форумына әзерлекне башладык.

— Гаиләгездә дә йолаларга зур игътибар бирәсездер?
— Без 2011 елны өйләнештек. Анатолийның әти-әнисе мине үз итте. Туйда аның сеңелесе Татьяна, керәшен киемнәре киеп, йолага туры китереп, каз ите өләште. Әлеге йоланы әтием ягыннан булган Башкортстан кунаклары да яратып кабул итте.
Түгәрәк яулык ябу йоласы да үтәлде, фатамны әнием салдырды, ә каенанам ак яулык бәйләтте. Өйне киендердем.

Тормыш гел шатлыктан гына тормый. Әтием дә, каенатам һәм каенанам да арабыздан бик тиз киттеләр. Бүгенге көндә әнием — безнең олы терәк. Ул 2016 елдан Казанда яши. «Туганайлар» марафоннарында катнаша, Я.Емельянов үзәгендәге чараларга йөри. Кызыбыз Василисаны һәм улыбыз Романны тәрбияләшә.

— «Туганайлар»дагы хезмәтегез ничек башланды?
— 2009 елда Людмила Даниловна: «Газетада русча вкладыш-битләр чыгару өчен грант яздык. Рус телендә язучы журналист кирәк», — дип чакыргач, ризалаштым. Елдан артык, ай саен газета чыгарырга Казаннан Чаллыга йөрдем. Миңа тапшырылган 4 биттәге язмалар яшьләр, читтәге карендәшләр өчен мөһим иде.

— Редакция тормышыгызда нинди яңа юллар ачты?
— «Туганайлар»да да, бүгенге көндә дә остазым — Людмила Даниловна. Мин редакциягә эшкә килгәндә, Питрауга әзерлек бара иде. Ансамбльләрне чакыру, район җитәкчеләренә хатлар язу, артистларга, оешма җитәкчеләренә шалтыратып белешү һәм башка бик күп эшләр.

Людмила Даниловна ул эшнең күпмедер өлешен миңа тапшырды. Шулай итеп, газетага гына түгел, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы эшенә дә кереп киттем. Людмила Даниловна Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә җитәкче итеп куелгач, 8 ел газетада эшләгәннән соң, мин дә шунда күчтем. Бүгенге көндә үзәкнең мәгълүмат-методик бүлеген җитәклим. Бурычларыма үзәк эшчәнлеген мәгълүмати яктан яктырту, китаплар чыгару, конференцияләр, күргәзмәләр оештыру да керә.

Язмышымың мине керәшен дөньясына алып килгәненә шатмын.

— Уңышлар сезгә, Ирина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев