Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Таш түшәлгән юл

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Безнең авыл урамнары, таштан юл салынганга кадәр, яз, көз һәм явымлы елларда җәйләрен дә атлар белән үтеп йөрү өчен бик начар — баткаклы, сазлыклы булган. Авылның «Теплое Болото» дигән яңа исеме дә шуңа бәйле булырга тиеш.

1910 елларда шушындый авылларның урамнарындагы һәм авыллар арасындагы юлларны таш түшәп тәртипкә китерү турында Николай патшаның указы чыккан. Бу эш Россиянең күп өлкәләрендә алып барылган.

Безнең авыл урамына таштан юл салу 1912 елларда башланган. Ул заманнарда әле бернинди дә техника булмаган, бу зур һәм авыр эш бары тик ат һәм кеше кул көче белән башкарылган. Монда башта атлар белән балчык һәм ком ташып юл полотносы өйгәннәр, аннан соң таш түшәгәннәр. 

Бу юл шундый оста итеп, җиренә җиткереп эшләнгән: юлның ике кырыена зур ташлар җәелгән, уртага — ваграклары һәм әз генә кабарынкырак формада булганнары. Юл читендә, буйдан-буйга, ике яклап та имән баганалар утыртылган. Бу баганаларның биеклеге — 1 метр 20 сантиметр чамасы. Баганалар арасы, чама белән, 3,5-4 метр булгандыр.

Таштан салынган ул юлны авыл халкы «тамбы» (дамба) дип йөртте. Ул Албай ягыннан авылга кергәндә Югары очта башланып, Югары Әрнәш авылына барып терәлә, ә Түбән оч урамына кермәгән иде. 

Картлар сөйләвенчә, бу юлны төзегән вакытта юл салучыларга акчаны бик күп түләгәннәр. Әмма хәзерге шикелле сәгатькә карап эшләмәгәннәр. Элекке кешеләр эшкә батыр һәм таза булганнар, алар вакыт белән исәпләшмәгәннәр, булсын дип, у рынына җиткереп эшләгәннәр. 

Элекке Казан-Мамдыш юлы да нәкъ шундый ук таш юл иде. Бу, безнең авылда төзелгән юл — Әртек урамы аша үтеп — Казан-Мамдыш юлына тоташырга тиеш булган. Ләкин 1914 елда герман сугышы башлану сәбәпле, бу эш өзелгән, ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән.

Шушы таш түшәләгән урамнар үз заманында авылга ямь биреп торды. Аның ян-яклары куе чирәм белән капланган, чыгып ят та чирәмдә ауна, шундый чиста, йомшак иде. Бигрәк тә яңгырдан соң урам ялт итеп тора, чисат таш, аягыаң бернинди пычрак та иярми.
Менә мин авыл урамының таш юлын, тамбысын, булдыра алаган кадәр тасвирладым. 

Шушы язмамны укучылар, алга таба сезне дә үзем белән, ияртеп, авылның Югары очыннан башлап, Аръяк урамы беткәнче, чиста таш юлдан җәяүләп, әкрен генә барып карарбыз әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев