Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Чаңгычы Федор Симашевның хатирәләреннән: «Бераз үткәч, әйләнеп карасам, исем китеп кычкырып җибәрә яздым»

Шушы көннәрдә Олимпия чемпионы карендәшебезнең Федор Симашевның туган көне, исән булса аңа 78 яшь тулган булыр иде.

Федор Петрович Зәй районының Югары Баграж авылында 1945 елның 13 мартында Петр һәм Федора Симашевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Атасы урманчы булып эшли, анасы биш бала тәрбияләп үстерә.

Федор Симашев үзенең «Чаңгы юлларында» исемле китабында беренче тапкыр чаңгыга басуын болай итеп искә ала: 

Бер елны әти миңа имән чаңгылар ясап бирде. Шуларны тагып беренче мәртәбә урамга чыгуым әле дә исемдә. Капканы ачуга, шул чаңгыларны аякларыма кидем дә, алдымда җәелеп яткан ак кар өстеннән атлап киттем. Бераз үткәч, әйләнеп карасам, исем китеп кычкырып җибәрә яздым: әле генә бер эз дә булмаган җирдә тасмадай чаңгы юлы сузылып калган, – дип яза ул.

Бу вакытта аңа 5 яшь була. Баграж авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, урта белем алу өчен 9 чакрым ераклыктагы Түбән Биш авылына йөри башлый. Мәктәптә оештырылган ярышларда катнашып, җиңел атлетика, гимнастика, граната ыргыту, турникта тартылу, велосипедта, чаңгыда узышу төрләреннән алгы урыннарга чыгып грамоталар яулый. 10 нчы сыйныфта укыганда Федор Симашев чаңгы буенча Зәй районы чемпионы исеменә лаек була.

1972 елда Япониянең Саппоро шәһәрендә XI кышкы Олимпия уеннары үткәрелә. Унбиш километрлы дистанциядә Федор Симашев көмеш медаль ала, моңа кадәр Олимпия уеннарының берсендә дә илебездәге ир чаңгычыларның мондый югары дәрәҗәгә ирешкәне булмаган.

Яшь буынны сау-сәламәт итеп, спорт рухында тәрбия итүдә үзен-үзе кызганмыйча ярышларга йөрде һәм көтмәгәндә 1997 елның 19 декабрендә бөек чаңгычы, тренер Федор Петрович Симашев безнең арадан китте. Аңа бу вакытта 52 генә яшь иде.

Фотолар: Зәй шәһәренең Үзәк китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев