Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Бер фото тарихы: «Шушы хатыннар белән иртәдән сөйләшеп йокыдан торам, шулар белән көнемне, кичемне уздырам...»

Буш вакытым булганда альбомдагы фотоларны карарга яратам.

Бүген исә фотога төшерү буенча беркемне дә шаккаттырып булмый. Һәркемнең кулында телефон, фотоларны теге бәрхет тышлы альбомга туплап баручы да сирәктер.

Әлеге фото минем фотоальбомдагы түгел, ә интернет аша килде .Шул көннән башлап минем өчен дә кадерле фотога әйләнде. Бу хатын-кызлар арасында минем мамам, туганнарым, күршеләрем бар. Шушы фото килүгә түтей белән сөйләшеп алдык. Икебездә дә бер уй: моны ничек кенә мамага күрсәтәсе. Түтей миннән җитезрәк булып чыкты. Малае Вадим ярдәмгә килгән. Фотоны зур форматка чыгартып, әбисенә бүләк итеп, китереп тә биргән. Фотоны кулына тотуга мама безгә шалтырата: “Балакайларым, кайлардан таптыгыз бу фотоны, ничекләр шулай чыгартырга уйладыгыз, мин бүгенге көнне онытып, яшьлегемә кайтып утырам, мең рәхмәтләр яусын сезгә”, – ди. Шушы көннән сон, хәл белеп шалтыраткан саен рәхмәтләрен укый. “Мин хәзер шушы хатыннар белән иртәдән сөйләшеп йокыдан торам, шулар белән көнемне, кичемне уздырам, үлгәннәрен искә алам, исәннәре белән, янымдагы кешеләр кебек, сөйләшеп утырам”, – ди. Бу сүзләрне тыңлаганнан соң, чыннан да дөрес эшләдек бит без дип сөйләшәбез түтей белән. Бу бит аның өчен бик зур бүләк, истәлек булганын аңлап үзебез дә сөендек.

Фото 1968 елларда төшерелгән. Фотога карагач та, минем иң беренче уем шул булды: бу хатыннар бит инде иртән сыер савып, малларны көтүгә озатып, мич ягып ашарга пешереп, гаиләсен ашатып җибәрү өчен күпме көч куйган кешеләр. Инде басуда күпме арып-талып эшләгәннәр, ә күзләре, кыяфәтләре балкып тора. Барысының да тормыштан, яшәүдән канәгать йөзләр. Фотога караган саен карасы гына килеп тора. Күпме таныш йөзләр...

Фотода уңнан икенче (мунында мәрҗәнле, күлмәк кигәне) минем мамам. Фотода барлыгы 24 хатын-кыз. Шуларның бүгенге көндә дүртесе генә исән. Калганнары инде мәрхүмнәр. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Елизавета Кирушина,  Мамадыш районы, Албай авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев