Зәйдә төзекләндерүдән соң олимпия чемпионы Федор Симашов исемендәге спорт мәктәбе ачылды
Зәйдә, төзекләндерүдән соң, Олимпия чемпионы Федор Симашов исемендәге спорт мәктәбе ачылды, дип хәбәр итә "Зәй-информ".
Илебезне дөньякүләм таныткан чаңгычы, Олимпия, ике тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Универсиада ярышларында җиңүче, унике тапкыр Советлар союзы чемпионы Федор Симашев халкыбызның горурлыгы - Баграж авылы егете.
Төзекләндерү эшләренә һәм спорт җиһазларына 2015 елдан башлап 40 млн сумлап акча бүленгән. Узган ел 1551,1 квадрат метрлы бинаны эчтән төзекләндергәннәр. Быел тышкы ягы һәм түбәсе төзекләндерелгән. Хәзер мәктәптә өч яңартылган спорт залы эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев