Зәйдә Батулла юбилее уңаеннан кичә узачак
Хәбәрләр

Зәйдә Батулла юбилее уңаеннан кичә узачак

22 мартта Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилеена багышланган язучылар белән очрашу кичәсе узачак, - дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы.

Очрашуда Ләбиб Лерон, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Камил Кәримов, Рөстәм Галиуллин, Рамил Ханнанов, Алмаз Хәмзин, Фәнил Гыйләҗевларның да катнашуы көтелә.


Нет комментариев