Октябрь ае - Җырчы Җәкәү җортында Зәй керәшеннәре айлыгы
Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк төрле төбәк керәшеннәренең культурасы белән таныштыруны дәвам итә. Октябрь аенда биредә Зәй керәшеннәре айлыгы дип игълан ителде.
7 октябрь җырлы-биюле тамаша белән Зәй керәшеннәренең көнкүреше мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылышы белән башланып китәчәк! “Җиләк”, "Зичә буйлары" һәм “Тугай” фольклор ансамбльләре, ерак араларны якын итеп, җырлап- биеп кич утырырга чакыра !
Дуслар, туганайлар! Килми калмагыз, күңелле булачак!
Вакыты: 7 октябрь, 17:00 сәг.
Нет комментариев