Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә “Халык бердәмлегендә - ил бердәмлеге!” дигән концерт булган

Әлеге концертта Түбән Бишнең “Бишкәй” керәшен балалар фольклор ансамбле дә катнашкан.

"Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде, үзешчән сәнгать осталарын сәхнәдә күрергә теләүчеләр барысы да килгән. Әйтергә кирәк, концерт үзенчәлекле булды, тамашачыны үзенә тартты. Әле икенче көнне дә шул хакта уйландым – тамашачы ник шулай якын итте икән бу концертны? Сәнгать өлкәсендәге иң-иңнәрне бер сәхнәгә туплаудадыр моның сәбәбе. Чыннан да, районда ел әйләнәсендә төрле мәдәни һәм сәнгать чараларында җиңеп чыккан, үзен чын оста итеп күрсәтүчеләр генә җыелган иде биредә. Һәм иң мөһиме - яшь буенча чикләүләр булмагач, бер сәхнәдә 6 яшьлекләр дә, 60 яшьлекләр дә чыгыш ясавы, аеруча күңелле булды.
Дуслык җепләрен саклау нияте белән Аксар, Шепкә, Имәнлебаш, Иске Тәкмәк авыллары мәдәният йортлары берләшеп, Югары Шепкә мәдәният йортында концерт куйдылар. Дүрт-Мунча, Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортларында да үтте. Биредә тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның иң матур номерларын күрде. Бигрәк тә “Бөрлегән” балалар бию ансамблен тамашачы көчле алкышларга күмде. Дүрт-Мунча мәдәният йортына кунакка Түбән Бишнең “Бишкәй” керәшен балалар фольклор ансамбле дә килгән иде”, – дип хәбәр итә Зәй офыклары газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев