Юрий Арсентей улы Гарнышев бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Хәбәрләр

Юрий Арсентей улы Гарнышев бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юрий Арсентей улы Гарнышев бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, - дип хәбәр итә "Минзәлә" газетасы.

Шушы уңайдан ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә, шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул бу бүләкләргә Кадрәк авылында буа буып, ял итү үзәге ясап, шунда Чаллы шәһәрендә куллану өчен гамәлдән чыгарылган, яраксыз хәлгә килгән 8 метр биеклектәге чыршы каркасын алып кайтып, аны төзекләндереп үзенең "Ял паркы" үзәгенә урнаштырып куйганы һәм авылда зур эшләр башкарганы өчен лаек булды. Аңа бу бүләкләрне район башлыгы Айдар Салахов тапшырды.


Нет комментариев