Кайбычта район күләмендәге "Иң җырлы авыл" конкурсы башланды
31 августта Иске Тәрбит авылы да әлеге конкурста катнашты.

“Конкурс ел да онлайн форматта уза иде, быел, бәйрәмне үзебез видеоларга, фотоларга төшердек. Авыл халкы да карарга җыелды. Бәйрәмчә узган конкурсны авылыбызның “Сәүдияр” фольклор ансамбле һәм "Сәүдияр" ансамбленең яшьләр төркеме “Кунак” җыры белән башлап җибәрделәр. Шулай ук, такмаклар әйтеп, керәшен биюләрен дә башкардылар”, - дип сөйләде Иске Тәрбит авылының мәдәният йорты җитәкчесе Любовь Тимофеева.
Нет комментариев