Җырчы Зөфәр Хәйретдинов Марс Макаров турында: «Ул минем төп критик иде»
Композитор, виртуоз баянчы, шагыйрь Марс Макаровның 85 еллыгына багышланган кичәдә Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов аның турындагы истәлекләр белән уртаклашты.
Марс Макаровка багышланган кичә 30 октябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узды. Анда Марс Макаровның иҗатташ дуслары, туганнары, аның иҗатын сөючеләр җыелган иде. Атаклы композиторның кайнеше,Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновның да үз җизнәсе турында әйтер сүзе күп иде. Казан төзүче-инженерлар институты студентының җыр сәнгатенә кереп китүенә дә, үзе әйтүенчә, Марс Андреевичның анда җырчы сәләтен күрүе сәбәп була.
«Минем кебек тыйнак булма, артык тыйнаклык билгесезлеккә туры юл», дип әйтә иде ул миңа. Бер яктан бу кеше өчен яхшы сыйфат, ә артист өчен кимчелек. Искиткеч талантлы кеше булса да, кызганыч, Марс абый үзенең чын бәясен алып китә алмады. Мондый кичәләр, җизнинең иҗатын тагын да ачып, татар халкы, керәшен мәдәнияте һәм, гоумән, республикабыз мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия икәнен бәяләр вакыт килсен», – дип сөйләде Зөфәр Хәйретдинов.
Атаклы композитор Зөфәр Хәйретдиновның беренче тапкыр җырлавын ишеткәч тә «тавышың матур, җырчы булырга уйлап карарга була», дип әйткән.
«Күрәсезме, анда да тыйнаклыгы сизелә. Җырчы бул дип түгел, ә уйлап карарга була, дип әйтте. Ул минем төп критик иде», – дип сүзен тәмамлады Зөфәр Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев