12 апрель көнне, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Мамадыш районының Владимир авылы шагыйрьләре иҗатына багышланган музыкаль-шигъри кичә булачак.
Кичәнең төп сәбәпчеләре — Мамадыш районының Владимир авылы шагыйрьләре Георгий Ибушев, Елизавета Малова һәм Елена Григорьева. Әлеге поэзия бәйрәмендә язучы карендәшләребез иҗаты белән якыннанрак таныша алачаксыз.
Кичәдә шулай ук «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары Денис Михайлов белән Ольга Бачкова; Ольга Гильмутдинова, Галина Михайлова, Елена һәм Николай Бачковлар, «Талир тәнкә» халык фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.
Башлана:17:30, Җырчы Җәкәү җорты ( Казан шәһәре, М. Худяков урамы, 11)
Керү ирекле.
Алина Кондратьева фотосы
Нет комментариев