"Яулык - милләт символы" этнофестивалендә зәй керәшеннәре дә катнашты
Хәбәрләр

"Яулык - милләт символы" этнофестивалендә зәй керәшеннәре дә катнашты

Фестивальгә илнең төрле почмакларыннан 39 иҗат коллективы җыелды

Менделеевск районы Ижевка авылында «Яулык - милләт символы» этнофестивале узды.

Әлеге чараның төп максаты - бөтен Россия буенча яшәүче милләтләр арасында туганлык һәм дуслык җепләрен ныгыту иде.

Фестиваль кысаларында катнашучылар җыр-бию этнокомпозицияләре, милли уеннар, әкиятләр һәм әкият геройлары белән таныша алдылар. Бәйрәм кунаклары өчен милли кухня, яулыклар сату күргәзмәсе, балалар өчен интерактив зоналар әзерләнгән иде.

"Яулык - милләт символы" фестивалендә Зәйдән "Җиләк" һәм "Зичә буйлары" фольклор ансамбльләре катнашып, чыгыш ясады. Зәйлеләр чыгышы югары бәяләнеп, Диплом белән бүләкләнделәр, - дип “Зәй офыклары” хәбәр итте.

Бәйрәмдә Кармалка мәдәният йорты җитәкчесе Илсөяр Хәлиуллина аерым такмаклар җырлады һәм Диплом алды.

"Уңышларыбыз белән горурланабыз", - ди фольклор ансамбльләргә йөрүчеләр.

Фотолар мәдәният идарәсеннән


Нет комментариев