Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!
2013 ел Республика керәшеннәре өчен уңышлы, бәрәкәтле ел булды. Ел азагында килеп туган күңелсезлекләргә карамастан, күп эшләр эшләнде һәм алар барысы да халык алдында, күзгә күренеп тора. Алдыбызда зур бурычлар. Күренекле шәхесләребез, рухи һәм материаль байлыкларыбызны, библиография һәм башка өлкәләрне үз эченә алган фәнни эшләрне дөньяга чыгару, электән сакланып килгән...
2013 ел Республика керәшеннәре өчен уңышлы, бәрәкәтле ел булды. Ел азагында килеп туган күңелсезлекләргә карамастан, күп эшләр эшләнде һәм алар барысы да халык алдында, күзгә күренеп тора. Алдыбызда зур бурычлар. Күренекле шәхесләребез, рухи һәм материаль байлыкларыбызны, библиография һәм башка өлкәләрне үз эченә алган фәнни эшләрне дөньяга чыгару, электән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне яшь буынга җиткерү - әле эшләнәсе эшләребезнең бер өлеше генә. Якынлашып килүче Ат елы безнең тырышлыгыбызга ярдәм итәр, эшчәнлегебезгә теләктәшлек белдерер, ә без, үз чиратыбызда, һәр эшне җиренә җиткереп, авырлыкларны җиңеп, бер булып, бердәм булып уңышларга ирешербез, дип уйлыйм.
2014 ел республикада Культура елы, дип игълан ителде. Шушы елда үз культурабызны тагын да үстерергә, башка халыклар белән беррәттән торып, дөнья дәрәҗәсенә җиткерергә, рухи дөньябызның никадәр бай икәнлеген җир шарының теләсә кайсы почмагында горурланып күрсәтергә язсын.
Хөрмәтле карендәшләрем! Яңа ел һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Илебездә иминлек, йортыбызда бәрәкәт булсын.
Яңа ел белән!
Татарстан Республикасы керәшен
иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван ЕГОРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев