Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валерий Шрыков: «Шәдче авылы үзәгендә матур бина калкып чыкты»

Мамдыш районының Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков узган елга йомгак ясап, яңа елдагы планнары турында сөйләде.

— 2024 елда  Шәдче авыл җирлегендә халыктан җыелган үзара салым акчасына күп кенә эшләр башкарылды. Үзара салым кеше башыннан Шәдчедә — 1000, Юкәчедә — 2000, Шәдче башында 1500 сумнан җыелды. 

Соңгы елларда Юкәче авылында ял итү паркы төзелеше бара. Шул паркта кичләрен дә якты булсын өчен, быел тимер баганалар урнаштырып, электр үткәргече сузып, яктырткычлар көйләнде. 2025 елда да анда эш дәвам итәчәк. Тротуарлар, утырып ял итү өчен эскәмияләр кирәк. Балалар мәйданчыгында да өстәмә атынгычлар көйлисе бар. 

Ташлыярда без урам баганаларындагы электр яктырткычларын алмаштырдык. Шәдчедә 600 метр озынлыкта юл салынды. Шәдче башында юлга, 100 метр озынлыкта, вак таш түшәлде. Вахитта да урамдагы юлның 40 метрына вак таш җәелде. Анда халык аз яши, шунлыктан үзара салым акчасы да аз җыелды. Ямашта җыйнак кына итеп, балалар уен мәйданчыгы ясалды. 

2025 елда да һәр авылда үзара салым буенча шул ук суммаларны калдырдык (Юкәчедә — 1000 сум). Хәзер бит халык үзара салымның файдасын аңлап алды, үз фикерен җиткерә — 1000 сумнан да аз билгеләми. Чөнки авыл җирлегендәге барлык үзгәрешләр — халык күз алдында.

Җирлектә  федераль программа нигезендә, почта бинасы салынды. Аны ачу тантанасы әле булмаса да, почта инде эшли башлады. Моңа кадәр почта бүлмәсе клуб бинасының икенче катында иде. Клуб авыл читендә булгач, халыкка анда кадәр барып йөрүе уңайсызрак булды. Электрга түләү өчен дә, башка йомыш белән дә бөтен авыл шунда килә бит. Ә хәзер Шәдче авылы үзәгендә матур бина калкып чыкты. Моның өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт. 

Җирлектә эшләр бихисап, үзара салым акчасына гына җиңеп чыгып булмый. Шуңа күрә берәр программада катнашу нияте белән йөрим. «Иң яхшы муниципальная практика» буенча да грант бар. Шунда катнашып, акча отып, башкарасы эшләрне җиңеләйтергә иде. 

Шәдче авылында Сабантуй мәйданы уңайсыз урында, еракка барырга туры килә. Үзәктә урын да бар, шунда мәйдан урыны ясап булмасы дип тә уйлыйм.

Үзебезнең Юкәче авылы клубы да бик беткән. Анда да ремонт ясыйсы иде. Бөек Ватан сугышында, «әфган» сугышында, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә Юкәчедә һәйкәл салырга да кирәк. Әле Юкәче хаклының кайгылы көннәре — махсус хәрби операциядәге Вадим Васильев һәлак булган. 

2025 елда дөньялар тынычлансын иде инде, барыбызга да исән-сау булырга язсын. Бар кешене дә Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Борчу-кайгылары шушы иске елда калсын, яңа бәхетләр, яңа шатлык-сөенечләр алып килсен 2025 ел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев