12-13 феральдә, Татарстанның атказанган артисты — Вадим Захаровның филармониядә концертлары булачак
Шул хакта үзе белән сөйләшеп алдык. Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткән, нечкә хисле, моңлы җырчыбыз безнең сорауларга бик теләп җавап бирде. Вадим Борисович әлеге концертлары – зур сәхнәдә иҗат итә башлавына 15 ел тулу уңаеннан уздырылачагын, монда аның күп кенә иҗатташ дуслары катнашачагын әйтте. Концертта яңа җырлары да яңгыраячак икән. Аларның исемнәре, нинди темага булуы, тамашачы өчен әлегә сер булып калуын теләде ул.
Фрида Закирова
Нет комментариев