Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбле тарихы

Мөслим районының Яңа Усы авылы ,,Усыкай буйлары» керәшен халык фольклор ансамбле кызлары бер төркем җанатарлары белән Казанның Җәкәү йортында Май чабу бәйрәмендә булдылар.

Төрле дәрәҗәдәге фестиваль дипломнары, лауреат исемнәре алган бу ансамбль районның йөзек кашы. Мөслимдәге бер генә чара да аларның дәртле чыгышыннан башка үтми.

“Ансамбльнең мин белгән тарихына, беренче солистларына тукталам әле бүген. Узган гасырның 80 еллар башында ,,22нче партсъезд" исемендәге безнең колхозга җыр-моң яратучы, үзе дә сәхнәләрдә матур итеп чыгыш ясарга вакыт тапкан Хәмзә Мирзаһитов җитәкчелек итте. Район буенча ул вакытта да үзешчәннәрнең смотр концертлары гөрләп уза иде. Смотр положениесе буенча фольклор номер да булырга тиеш. Хәмзә Мирзаһитович инициативасы белән үзешчәннәр керәшен йолалары кергән ,,Аулак өй" программасын сәхнәгә куялар. Шул тикле уңышлы чыгыш була бу! Программада электән булган аулак өй уеннары,  чып-чын кул эшләре – барысы да соклангыч килеп чыга. Костюмнарны да үзләре хәл итә. Керәшен җырулары гына ни тора! Гурпина (Кондратьева Агрофина) түтинең яңгыравыклы тавышы һаман колакта чыңлап тора сыман. Колхозның сарыкларын караган чагында малкайларын көтүгә алып чыккач, Крәш Усы болыннарында керәшен җыруларын сузып җибәрсә, Зар Усы ягында да яңгырап тора торган иде Бик уенчак, җор телле,  шат күңелле Гурпина түтинең такмак әйтеп биюләре дә күз алдында.

Сәхнә могҗизалы, тылсымлы урын, анда барып эләккәннәрнең сызлаган аягы төзәлә, чирләре китә икәнгә иманым камил минем ( үзебез дә шул хәлдә). Хәл белешергә телефоннар юк вакыт, әнинең авырып киткәнен ишетеп, эштән кайтып кичке эшләрне караштыргач, Усыга киттек. Өйгә керергә ишекне ачсак, киенгән-төзәнгән, авырып киткән әниебез чыгып килә. Клубка репетициягә ашыга икән... Бер-берсен өйрәтеп, чыгышларын тулыландырып ямьле итеп йөрделәр алар Укытучыларым Клавдия Шадрина, Анастасия Кондратьева, мәктәп яны интернатында тирә-як авыллардан килеп укучы балаларны тәмле ашлары белән сыйлаучы Лилия Ермолаева, күпләребезгә кендек әбисе буларак якты дөньяга килергә ярдәм иткән акушерка Елена түти , классташларым Люба Смелова, Геннадий Спиридонов, Виктор Васильев, ансамбльне авылдан чыккан төрле кызык-мызыклар белән сугарып, күңелләрен күтәрүче  Агниса Николаевналарга сокланмый мөмкин түгел.  Агниса Николаевнаның бер мәзәген монда да куям әле. (гаеп-кыек юк) Колхоз бакчасында атка сабан тагып, буразна ярып, бәрәңге утырткан күңелле вакытта колхоз рәисе белән Авдотья түти арасында шундый диалог булып ала:

- Аудый түти, кит инде, үзең олы гына кеше, нишләп бәрәңгене чалкан саласың?

- Бер дә аптырама, чыга ул. Гомеремә чалкан яттым, берсе дә чыкмый калмады. (колхоз рәисе безнең әтиебез Кондратьев А.К.)

Башланган эш дәвамлы булсын өчен клубта эшләүчеләрнең дә туры килүе, тынгысыз эш булса да, бер урында озаклап эшләве бик мөһим. Усылылар бу җәһәттән Наилә Демидовадан бик уңды. Ансамбль җитәкчесе буларак ,,Каз өмәсе", ,,Сабантуй" һәм башка проектларны эшләде.

80 елларның ахырында Казан шәһәрендә керәшен җыруы фестивалендә чыгыш ясаганнары хәтеремдә уелып калган (бу аларның Казанда икенче чыгышы). Чыгышлар берничә клубта була Берсендә ТР Халык артистлары Галина Казанцева, Георгий Ибушевлар да килә. Галина Казанцева соңарыбрак килгәнме, ашыгып кына чишенеп, затлы мех башлыгын өстәл лампасына кидереп куя. Сәхнәдән чыгыш ясап чыгуына, башлык пыскый башлый шул.

Усылылар да шунда бит инде, башлыкны жәлләп ах-ух киләләр. Ә Галинаның исе дә китми, шатлыгы эченә сыймый: “Карендәшкәйләрем, иң мөһиме без бергә, бер ни дә юк," – ди. Керәшеннәрнең бергә жҗыелып чыгыш ясаулары элегрәк булмаганга ишарә бит инде бу.

 

Арабыздан бакыйлыкка күчкән ансамбльчеләребезнең рухлары шат булып, урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Виктория Газтдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев