Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасында “Дуслык” бәйрәме оештырылган.
Әлеге бәйрәмгә биш авылдан балалар чакырылган.
“Бәйрәм "Туган тел" жыры белән башланып китте. Балалар төрле милләт халык җырларын, биюләрен башкардылар. Шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм уеннар белән урелеп барды. Безнең балалар “Бас әле станокка" жырын башкардылар. Керәшен һәм удмурт халык биюләрен биеделәр. Чараны дуслык турындагы җыр белән тәмамладылар”, – дип хәбәр итте Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова

Нет комментариев