Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы булырга теләүче яшьләр арта

Быел югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башлангач, мәктәп тәмамлаган яшьләрдән педагогия юнәлешендәге югары уку йортларына 270 мең гариза кергән.

Үтеп киткән уку елында Россиядә бердәм дәүләт имтиханын 600 мең укучы тапшырганын исәпкә алсак, яшьләрнең педагог белгечлегенә өстенлек бирүләре аңлашыла. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Бөтенроссия V яшьләр форумы барышында шулай дип белдергән.

"Белем дәрәҗәсе укытучыга бик нык бәйле. Россия Президенты тарафыннан бу елның Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүе дә укытучы һөнәренең әһәмияте турында сөйли. Класс җитәкчеләренә ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнә. Күпчелек төбәкләрдә укытучының уртача айлык хезмәт хакы әйбәт, ташламалар, компенсация һәм башка төр түләүләр дә каралган, — дип сөйләгән министр.

Ата-аналар, мәктәп укучылары һәм укытучылар читтән торып психолог ярдәме алу мөмкинлегенә ия булсыннар өчен, мәгариф министрлыгының махсус платформасы эшләнүен дә хәбәр иткән. Ул яңа 2023-2024 уку елында ук әзер булырга тиеш икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев