Укучы күңеленә юл табучы Анастасия Мансурова
Хәзерге вакытта Җөри мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары, география һәм рус теле укытучысы Ансатасия Степановнаның мәктәптә балалар укыта башлавына 37нче ел киткән.
Ул Алабуга педагогия институтын рус теле һәм әдәбият белгечлеге буенча тәмамлаган. Башта Хәсәнша мәктәбендә укыткан, ә 1911 елдан башлап Кумырык башлангыч мәктәбе җитәкчесе булган. 2016-2017 елдан Җөри мәктәбенә йөреп эшли. Кумырыктагы өч укучы белән бергә, көн дә мәктәпкә автобус йөртә аларны. Спортның чаңгы, волейбол, йөгерү төрләрен үз итүче Анастасия Мансурова районкүләм ярышларда мәктәп данын яклый.
Өч кызының икесе әнисе һөнәрен сайлаган. Олысы Алина Мамадыш шәһәренең 3нче мәктәбендә инглиз теле укыта. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Наталья — Алабугадагы вузда 2нче курста укый, психолог булырга җыена. Төпчеге Светлана да Алабугада, әмма ул медицина тармагын сайлаган.
Анастасия Мансурова (Горбунова) Татарстан мәгариф hәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» билгесенә дә лаек булды.
Җөри мәктәбе директоры Владимир Кузнецов үз коллективындагы бу педагогның зур тәҗрибәгә ия һәм үз профеесияләренә тугры чын остазлар булуын әйтте. « Анасатсия Степановна — укучыларның һәм ата-аналарның хөрмәтен ия укытучы».
Ә бит бүгенге мәктәптә педагогның һәрьяклы белемгә ия булуы, балаларның ата-аналары белән уртак тел таба алыр дәрәҗәдә психологияне белүе дә кирәк. Галина Герасимова — нәкъ шундый остаз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев