"Туганай" ансамбле “Кунаклашу” Халыкара фестивале лауреаты булды
Хәбәрләр

"Туганай" ансамбле “Кунаклашу” Халыкара фестивале лауреаты булды

11 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "Кунаклашу" халык сәнгать иҗаты Халыкара фестиваль-конкурсы узды.

Чистай районының Югары Кондрата авылында язып алынган Тройсын җырын башкарып, "Туганай" балалар фольклор ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, "Туганай" ансамбле 2013 елда эшли башлап, төрле халыкара, бөтенроссия, республикакүләм конкурсларда уңышлы чыгыш ясап, лауреат исемнәре ала. Җитәкчесе - Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә "Бәрмәнчек" ансамблендә солистка булып эшләүче Ләйсән Хафизова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев