Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Торак кредитлары алган россиялеләр өчен яңалык

2025 елның 1 гыйнварына кадәр торак кредитлары рәсмиләштергән россиялеләрне процентлар буенча янга калдыру нәтиҗәсендә алынган матди файдадан физик затлар кеременә салым түләүдән азат иттеләр.

РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады.

Документта гражданин торак сатып алу яки төзү, булган объектка яки шәхси торак төзелеше өчен участоклар сатып алу максатыннан алган кредитлар һәм займнар хакында сүз бара. Моннан тыш, ташлама шундый килешүләрне рефинанслауга да карый, дип яза «Татар-информ».

Мондый очракларда матди файда кредит буенча процентларның Үзәк банк билгеләгән төп ставканың өчтән икесеннән дә азрак тәшкил итүенә кайтып калырга мөмкин. Элегрәк мондый килешүләрдән алынган теләсә нинди матди файда салымнардан азат ителгән иде, әмма 2024 елның 1 гыйнварыннан ташлама бирелмәде. Яңа закон белән аны кире кайтардылар.

Ташламадан агымдагы елның 31 декабренә кадәр кредит буенча килешү төзүчеләр файдалана ала. Моннан тыш, гражданинның салым органы тарафыннан расланган милеккә карата салым чигерүенә хокукы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев