Төннәрен тыныч булыр төсле
Хәбәрләр

Төннәрен тыныч булыр төсле

Төнлә халыкның тынычлыгын бозган өчен, тиздән гаеплеләрне штрафка тарта башларга мөмкиннәр

Россия Дәүләт думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты башлыгы Ярослав Нилов административ хокук бозулар кодексына үзгәртүләр кертү буенча хөкүмәткә үз тәкъдимен юллаган.

Нилов төнге тынычлыкны бозган өчен, аерым кешеләргә 2 мең 400дән алып 5мең сумга хәтле, ә җитәкче урыннарда эшләүчеләргә  – 10 мең-20 мең сум, оешмаларга 50 меңнән 100 меңгә кадәр штраф салырга дигән фикердә тора.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев