Чеби, бәбкәләр сатып алучыларга каралган субсидияләргә гаризалар 17 июньнән кабул ителә.
2024 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр чебиләр сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаларны 17 июньнән 2 июльгә кадәр тапшырырга кирәк. Татарстан Республикасы Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә.
Субсидия күләмнәре: бер күркә бәбкәсе өчен 200 сум, каз бәбкәсе – 200 сум, үрдәк бәбкәсе – 120 сум, бройлер чебеше өчен 100 сум.
Әлеге суммалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» дигән карары нигезендә билгеләнгән.
Нет комментариев