Татьяна Михайлова: “Өлкәннәргә күңел җылымны бирергә тырышам”
Картлык сизелмичә килеп җитә, аның белән бергә сәламәтлек һәм ялгызлыкка бәйле проблемалар да калышмый. Мондый авыр вакытларда өлкән кешеләргә ярдәм һәм терәк кирәк.
Татьяна Михайлова Зичәбаш авылында социаль хезмәткәр булып эшли. Аның карамагында дүрт әби һәм өч бабай бар. Ул биш ел бу тармакта хезмәт куя. Шушы вакыт эчендә күпме өлкән яшьтәге авылдашына күңел җылысын бүләк иткән, аларның ялгыз тормышларына ямь өстәгән, моңсу көннәрен нурландырган ул.
«Мин — Тукай районының Борды авылы кызы. Борды белән Зичәбашны күрше авыллар, дияргә дә була. Зичәбашка килен булып төшкәч, почтада да, клубта да, мәктәптә дә эшләдем. Эшемне яратып башкарам. Үзебезнең дә картаясы бар бит, әби-бабайларыма кулдан килгәнчә күңел җылымны бирергә тырышам», — ди Татьяна Федоровна.
Ул үзе тәрбиясендә булган ике әби янына көн саен бара (кайбер көннәрдә икешәр мәртәбә дә барырга туры килә хәтта), ә калганнары янында атнага ике мәртәбә була. Аларны юындыра, ашарга пешерергә, өйләрен җыештырырга, азык-төлек һәм дарулар сатып алырга, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрне түләргә, өлкән яшьтәге кеше өчен кыенрак булган шактый эшләрне башкарырга туры килә. Бу әби-бабайларның балалары туган йорттан читтә яшәгәнлектән еш кайта алмыйлар, шуңа күрә өлкәннәрнең төп ихтыяҗы — аралашу.
Монда тыңлый белә торган кеше генә түгел, шулай ук яхшы психолог та булу зарур. Барысының да холыклары төрлечә, һәркайсына ярарга тырышу җиңелләрдән түгел. Шуңа да Татьяна Федоровнага күңелне дәвалаучы да, яхшы әңгәмәдәш булырга да туры килә.
«Еллар узу белән аларның һәрберсе минем өчен якын кешегә әйләнде», — ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев