Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда республикабыз территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды

Тиешле боерыкка республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Элегрәк документ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, «Урманны саклау авиациясе» федераль бюджет учреждениесе һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән килештерелгән иде.

«Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы – урманнарны янгыннан саклау системасының төп документы, - дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. - Анда республика урманнары, Урман янгын сүндерү формированиеләре саны, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары, урманнарда янгын куркынычлыгы дәрәҗәсенә туры китереп мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе турында мәгълүматлар чагылдырылган».

Шулай ук документта урманнарны авиация белән патрульләү маршрутлары, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм муниципаль район хакимиятләре белән хезмәттәшлек алгоритмы күрсәтелгән, дип өстәде ул.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында искәртеп узуларынча, урман янгыннарыннан зыянны киметү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектындагы «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының бер максаты булып тора. Илкүләм проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Россиядә гамәлдәге илкүләм проектлар 2024 елда тәмамлана. Дәүләт башлыгы 2023 елның декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышында яңартылган программаларны әзерләргә һәм эшләтеп җибәрергә кушты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев