Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә

Төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә

Бүген кич һәм төнлә Татарстанның көнчыгыш районнарында көчле буран була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.

Мәгълүмат "Татар-информ" сайтыннан алынды

Фото: Султан Исхаков (архив)

 


Нет комментариев