Татарстан районнарына 50 мәктәп автобусы биреләчәк
2024 ел ахырына кадәр Татарстан районнарына тагын 50 мәктәп автобусы кайтачак.
Бу сертификатны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе съездында республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Муниципалитетларга ПАЗ һәм ГАЗ маркалы автобуслар бирелә. Алар федераль акчага сатып алынган. Шул хактагы боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин июль аенда ук имзалаган.
Яңа машиналар 12-32 урынга исәпләнгән, алар балаларны мәктәп маршрутлары буенча имин йөртү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев