Татарстан йортларны күп төзи
Хәбәрләр

Татарстан йортларны күп төзи

Татарстанда торак йортлар төзү буенча еллык планның 96 проценты үтәлгән. Татарстан хөкүмәт йортында уздырылган киңәшмә барышында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммунальхуҗалык министры Марат Айзатуллин шул хакта әйткән.

Гомуми торак мәйданының 1 миллион 175 мең квадрат метрын коммерция максатларындагы төзелеш тәшкил итә. Ягъни, бу — күп квартирлы 147 йорт, дигән сүз. Планда каралганның 82 проценты төзелеп сафка бастырылган инде.

Социаль ипотека программасы буенча 36 йорт төзелгән, гомуми мәйданы — 145 мең квадрат метр. Еллык план 91 процентка үтәлгән.

Шәхси торак төзелешенә килгәндә, еллык планны инде үтәгәннәр. Әзер йортларның гомуми мәйданы —1 миллион 668 мең квадрат метр.


Нет комментариев