Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Татарстан Дәүләт Советы хәрби операциядә катнашучыларга җир бирү мәсьәләсен карый

Татарстан Дәүләт Советы махсус хәрби операциядә катнашучыларга җир кишәрлекләрен милеккә бирү мәсьәләсен өйрәнә. Бу хакта журналистларга парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин йомгаклау матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Закон чыгару инициативасы эшләнелә. Эшче төркем бар. Ләкин алдан әйтә алмыйм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү теләге бар. Башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, төрле вариантлар карыйбыз», - дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе.

Аның әйтүенчә, кайбер шәһәрләрдә торак төзелеше мәсьәләсендә проблемалар бар. «Территорияләр юк, җир юк, төзергә урын юк. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Татарстан Дәүләт Советы бу мәсьәләне гыйнвар-февральдә карауга алыначак», - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм хәрби хәрәкәт ветераннарына җир кишәрлекләрен милеккә бушлай бирергә тәкъдим ителә торган закон проектын ТР Дәүләт Советына депутат Эдуард Шәрәфиев керткән.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев