Тагын бер керәшен гаиләсе туды!
Хәбәрләр

Тагын бер керәшен гаиләсе туды!

Шушы көннәрдә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активисты, “Айбагыр” этнолагере вожатые, Мамадыш районы Юкәче авылы егете Игорь Шрыков “камыт киде”

Егет үзенә тормыш иптәше итеп Алабугадан Эльмира исемле чибәр кызны сайлаган. Яшьләр инде 4 ел матур гына очрашып йөрделәр. Туйлары 2 февраль көнне Мамадышта үтте. Шрыковлар шушы арада яшь гаиләләренә Ходай бәхиллеге алырга – кәбен койдырырга да уйлыйлар.
Яшьләргә бәхетле, парлы тормыш телибез! Үзегез кебек матур һәм уңган балалар алып кайтыгыз.


Нет комментариев