Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шулай бервакыт Яңа елда булган маҗара: «Кыш бабай»лы автобус

Евгений Максимовны күбебез бәйрәмнәрне алып баручы талантлы егет буларак беләбез.

Күп кенә керәшен мәдәни чараларында актив катнашучы ул. Евгений Максимов үзе булган кызыклы хәлне сөйләде:

«Яңа ел белән бәйле маҗаралар тормышта бик күп. Ә иң истә калганын сезгә дә сөйләп үтәм. Шулай бер елны бәйрәмнәр үткәреп, кыш бабай булып йөргән чагыбыз. Казан шәһәренең Яңа Савин районында үткән корпоротивта идек. Анда уйнап-биеп, күңел ачып йөргән чакта, безне Якты Алан бистәсенә чакырдылар. Риза булып, барырга сүз бирдек тә, мондагы бәйрәм ахырына җитү белән чыгып йөгердек. Машинага барып утырган гына идем, карыйм, су буе транспорт төзелгән. Юлда авария булып, бөке барлыкка килгән. Кузгала да алмыйлар. Рульдә бара алудан өметне өзеп, машинаны тукталышка кертеп бикләдем дә, кыш бабай киеменнән икәнлегемне дә онытып, йөгерә-йөгерә трамвайга кереп утырдым. Трамвайлар йөри. Туп-тулы халык анда. Кинәт, шушы халык арасына «Кыш бабай» үзе килеп кергәч, барысы да тагын да җанланып китте. Андагы балалар ничек сөенгәнне сөйләп тә торасы юк, кайберәүләре килеп сакалны тотып карады, икенчеләре капчыктан бүләк көтте. Мин сүзгә саран түгел лә, сөйләп тә, көлдереп тә алдым. Хәтта олылар да моны махсус оештырылган күңел күтәрү чарасы дип аңлап, рәхмәтләр әйттеләр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев