Субаштан Анжелика Павлова олыларны Рождество белән котлаган
Хәбәрләр

Субаштан Анжелика Павлова олыларны Рождество белән котлаган

Теләче районының Субаш авылы кызы, “Кряшен чибяре – 2023” титулы иясе Анжелика Павлова Рождество көнендә игелекле эш эшләгән.

Ул авылда яшәүче, өйдән чыгып йөри алмый торган әби-бабайларны Яңа ел, Рождество бәйрәмнәре белән котлаган һәм бүләкләр тараткан.


“Олылар күңелен күтәрү өчен күп кирәкми, барысы да бик сөенеп кабул итттеләр, зур рәхмәтләрен белдерделәр, теләкләр теләделәр”, – дип хәбәр итте клуб мөдире Татьяна Романова.


Нет комментариев