Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сергей Димитриев: Теләкләр чынга ашты

Кукмарада телевидение ачылды

Быел “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Хезмәт даны” редакциясе филиалы зур үзгәрешләр кичерде: район башлыгы Сергей Димитриевичның инициативасы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның теләктәшлеге һәм, әлбәттә, “Татмедиа”ның зур булышлыгы нәтиҗәсендә Кукмарабызда телевидение ачылды. Май аенда беренче адымнарын башлап җибәргән телевидение бүген инде районыбызда үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Барлык яңалыкларны, башкарылган эшләрне, булган проблемаларны вакытында райондашларга җиткерергә тырыша.
Редакция коллективы өчен быел тагын бер зур яңалык булды: без яңартылган, заманча бинага күчтек. Бүген биредә – өй туе. Тантананың иң кадерле кунаклары – Кукмара муниципаль район башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич, “Татмедиа”  республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Сәлимгәрәев Айдар Сәитгәрәй улы, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Садыков Шамил Мөхәммәт улы, башкарма директоры Гареев Нияз Ильяс улы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ратникова Римма Атлас кызы, әлеге бинаны капиталь төзекләндерүне башкарып чыккан “Стройком” төзелеш оешмасының генераль директоры Әхәтов Вадим Мәксүт улы, матбугат ветераннары, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, коллегаларыбыз иде.
- Бүген районыбызда көтеп алынган зур бәйрәм. Үткән ел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә республиканың иң зур бүләкләренең берсе – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде. Шул вакытта без аңа Кукмараның үз телевидениесен булдырыйк әле дип мөрәҗәгать иткән идек. Теләкләр чынга ашты. Телевидениене Кукмараның ордены, 300 тонна сөте белән бергә үзебезгә кабул итеп алдык, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев. - “Хезмәт даны” газетасы алдынгылар рәтендә бара. Халык теләп языла, яратып укыйлар. Телевидение буенча да тәҗрибә тупланыр. Информ үзәк, телевидение районыбызның киләчәк үсешенә зур адым ясар дип саныйм.
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: “Күз - курка, кул эшли бит ул. Башлап җибәргәндә, беренче сөйләшү вакытында булырмы икән, юкмы дип икеләнгән идек. Теләк һәм хыял булган эшләнә икән ул. Бу - республика өчен үрнәк булып тора торган бина, үрнәк редакция. Мондый шартларда хезмәт куючы редакцияләр республикада күп түгел. Киләчәктә халык өчен кирәкле, кызыклы булып, бергә-бергә эшләргә язсын”, – диде.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең  генераль директоры Шамил Садыков та үзенең изге теләкләрен ирештерде. “Булган хуҗаның булганлыгы, уңганлыгы бар өлкәдә дә чагыла ул, - дип башлап китте сүзен Шамил Мөхәммәт улы. - Кукмара районы бүгенге көндә республикада социаль-икътисадый үсеш буенча лидер. Шул ук вакытта Кукмараның газетасы районнар арасында активлык, укучылар саны буенча беренче урында тора. Тираж калган районнарда 2-3 мең булса, аларда – биш мең. Бу - һәрбер йортка газета килә дигән сүз. Кешене көчләп кенә укытып булмый. Димәк, газета кызыклы, халыкчан. Анда кеше тормышы да, геройлар һәм кызыклы вакыйгалар да бар. Әлбәттә, бу бик мөһим. Әгәр районда социаль тормыш сүлпән булса, газеталарның да эшчәнлеге сүлпән була. Ә менә монда бик көчле энергетика булуы күренә. Алар башкаларга да үрнәк. Алга таба телевидение дә, радио да алар рәтенә күтәрелер. Киләчәктә телевидениенең матди-техник базасы өчен яңа материаллар алачакбыз. Без сезгә ТНВ, ГТРК телеканалларына стажировкалар бүләк итәбез. Чөнки уку ул бик мөһим. Сез Казан журналистлары дәрәҗәсендә эшләргә өйрәнергә тиешсез. Кукмарада бүгенге көндә региональ уку бара. Алар ике көн укыйлар. Кумараны киләчәктә дә укыту базасы буларак кулланырбыз дип өметләнәм.
Тантанага якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да кайткан иде. “Мин монда үземне өлкән журналист, Кукмара районының матбугатын күп еллар күзәтеп барган һәм анда эшләгән кеше буларак хис итәм. Ленин урамындагы элеккеге редакция бинасын ачкан вакытларны да хәтерлим. Ул да бик зур тарихи бер чара һәм вакыйга булган иде. Ә бүген инде без нинди матур, яңа бинада. Вакытлы матбугатның көче елдан-ел үсә. Без аны сизәбез. Сезнең башкарган хезмәтне бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый. Сез халык белән эшлисез, иҗтимагый фикер формалаштырасыз. Бу - бик катлаулы эш. Ялган мәгълүмат таратучылар да бик күп. Халык аларга ышана. Кешеләргә туры, тигез юлны табарга ярдәм итү – зур бурыч. Яңа бина бик матур булган. Бүген биредә узган өй туе безнең тормышыбызда, районда яңа этап булыр дип ышанам”, - диде Римма Атласовна.
Бәйрәм тантанасы бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Хезмәт даны

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/aydar-slimgrev-bu-respublika-chen-rnk-bulyp-tora-torgan-bina-rnk-redaktsiya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев