Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә туйлар марафоны

Зәй районының Сәвәләй авылында августның ике атнасында биш туй гөрләп узган. Сәвәләй егетләре Зәй, Мөслим, Әлмәт, хәтта Башкортстаннан килен алып кайтты.

Август — туйлар ае. Җәйге муллыкның бәрәкәте туй табыннарына да күчә.

Яшь парлар белән таныштырып узабыз: алар — Ксения һәм Андрей Белышевлар, Чулпания һәм Виктор Смирновлар, Татьяна һәм Григорий Ефимовлар, Алина һәм Иван Черновлар, Карина һәм Иван Ефимовлар.

Әти-әниләр элеккедән йола, гореф-гадәтләргә туры китереп туй уздырды. Ә Башкорстаннан килен төшерү өчен иртәнге 6дан чыгып китеп, җиде сәгать барырга туры килгән. Шулай ук өйләнешүчеләр арасында махсус хәрби операция зонасында ил иминлеге сагында торучы егет тә бар.

Яшь парларга мәхәббәтләрен гомер буена саклап калуларын, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Еллар тыныч булып, тигезлектә яшәргә язсын.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев