Сәвәләйдә мобилизацияләнгәннәр хөрмәтенә крестный ход узды
Хәбәрләр

Сәвәләйдә мобилизацияләнгәннәр хөрмәтенә крестный ход узды

Ул көнне чиркәүнең чыңы башкачарак яңгырады.

4 ноябрьдә Зәй районының Сәвәләй авылында мобилизацияләнгәннәр хөрмәтенә крестный ход узды. 

Аның төп катнашучылары – сәвәләйлеләр үзләре, күпчелеге – чиркәүгә йөрүчеләр. Шулай ук, күрше Кара Елга авылыннан килүчеләр дә булган. 

Крестный ходны чикәүнең настоятеле отец Максим алып барган.

Ход булган көнне чиркәүнең чыңы башкачарак, ныграк яңгырады. Илләр тыныч булсын, солдатларыбыз исән-сау кайтсын, гаиләләр имин булсын дип, теләкләр теләдек, – дип уртаклашты Сәвәләй авылы мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Сәвәләйдән 8 кеше мобилизацияләнгән, араларында үз теләкләре белән китүчеләр дә бар. 

Ләйлә Сабаева фотолары


Нет комментариев