Сәвәләйдә армиядән кайткан егетләрне каршылаганнар
Шушы көннәрдә Сәвәләй авылы егетләре Евгений Самилкин, Данил Васильев, Вадим Савгильдин, Ватан алдында хәрби бурычларын үтәп, туган якларына кайтып төштеләр.
Әле кайчан гына озатканнар иде кебек, бер ел узып та киткән икән бит. Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, солдатларның әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер.
Элек-электән Ватанга хезмәт итү саваплы гамәлләрдән саналган. Дөньяга караш, рухи кыйммәтләр үзгәрсә дә, Ватанны саклау төшенчәсе үзгәрешсез кала. Әтиләре, абыйлары, бабалары кебек үк бүгенге буын егетләре дә лаеклы рәвештә ил алдындагы изге бурычын үти. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап кайткан солдат егет физик кына түгел, рухи яктан да ныгып кайта. Сәвәләй егетләре дә шундый фикердә.
«Әле хезмәткә озатканда егетләребезнең күзләрендә билгесезлек булса, хәзер инде баш горур, сөйләмнәре дә итагатьле, карашлары бөркетнеке кебек.
Нинди зур сөенеч әти-әниләренә, туганнарына, дусларына, авылдашларга! Бу егетләребез бурычларын үтәп кайтсалар, алар урынына алмашка башкалар бара. Шуларның берсе — Данил Бутяев. Авылыбызның бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләренә без уңышлар телибез. Кайда гына булсагыз да, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтыгыз. Без сезне көтәбез!» — ди Сәвәләй авылы мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Фотлар шәхси архиивтан.
Клара Ермолаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев